КҮРСӘТҮ I ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса күренә торган хәлгә китерү; карарга тәкъдим итү; карап күрергә мөмкинлек бирү. Инде Силушкинга --- тонык кына күрсәткән телевидение тапшыруларын карау сизелерлек чикләнде. С.Шәрипов. – Мә, кара, күр --- – дип, Мирсәеткә ике фоторәсем сузды. Әтисе белән әнисен күрсәтә дисәң, болар алай өлкән күренми. Р.Мөхәммәдиев. Малай рәсемне иптәшләренә күрсәткән. Җ.Дәрзаман // Карап күрергә бирү, тәкъдим итү (документ һ.б.ш.ларны). – Сез кемнәр? Каян килдегез? – Тегеләр мандатларын күрсәттеләр. Ш.Рәкыйпов 2) Яктырып торган яки шома өслектә кеше яки әйбер шәүләсенең чагылдырылуы. Әллә дөрес күрсәтмиме дип, җиңе белән көзгене сөртеп карый, ап-ак көзгеләре, дөп-дөресне күрсәтә. А.Гыйләҗев 3) Кешеләр карап күрсен өчен, берәр төрле эш-хәрәкәт башкару, нәрсәне дә булса демонстрацияләү. Мөбин гомер буе мөгез чыгарып яшәде, тик кенә торганда, бөтен кеше күз алдында кипкән сыер тизәге ашап күрсәтү кирәкме, --- – барысын да эшли ала иде. М.Мәһдиев. Баксаң, ул үз тирәсенә коеп куйган «артистлар» җыйган икән ич. Уйнап та күрсәтәләр бит әнә. Р.Мөхәммәдиев. Әлмәт театры Болынкырда аның пьесасының премьерасын күрсәтте. Ф.Садриев 4) Кемне дә булса әйләнә-тирә белән тиешле аңлатмалар биреп таныштыру. ГЭС башлыгы, кунакның теләгенә буйсынып, аңа зыр әйләнеп торган кече генераторны күрсәтте, аның куәтен әйтте ---. Э.Касыймов. Тәрәзәдән күренеп калган авылларны, станцияләрне күрсәтә-күрсәтә, юл буе таныштырып, сөйләп кайтты. Н.Акмал 5) Кемнең дә булса игътибарын берәр кешегә яки берәр нәрсәгә юнәлдерү. Райкомның эшләгән эшен дә күрсәтергә онытма ---. Ф.Садриев. --- шушы мин күрсәткән олы юлдан ерак китмәгез, ул сезгә алга бару өчен яхшы маяк булачак. Ә.Галиев 6) Тәкъдим итү. Күзлеге өстеннән бик дикъкать белән карап каршы алды бу мине, кулы белән генә урын күрсәтте. Ә.Еники. Мәдинә апа бала имезеп утыра иде. Ымлап кына урындык күрсәтте. Ф.Яруллин. [Суфия апа] аннары арткы рәттәге бер буш партаны күрсәтеп, Равилгә шунда утырырга кушты. В.Нуруллин 7) Кемне яки нәрсәне дә булса билгеле яктан кабул итәргә этәрү, фикер тудыру. [Солтангалиев:] Аны үз милләттәшләре алдында явыз большевик, дошман кеше итеп күрсәтү кемгә кирәк икән? Р.Мөхәммәдиев. Бу күлмәк аның артык ябык та түгел, тулылыгы да сизелмәгән сыгылмалы гәүдәсен бик сылу итеп күрсәтте. Р.Кәрами // Кемнең яисә нәрсәнең дә булса үзенчәлеген, сыйфатын чагылдыру. Хәзерге заманда һәркем үзен үзе күрсәтергә тиеш. Ф.Яруллин. --- кызының төрле эшләргә катнашасы, кеше арасына кереп, эш күрсәтәсе килә иде. С.Шәмси. Табигать тискәре якларын күрсәтә башладымы, тракторның да киреләнә торган гадәте бар аның. Р.Төхфәтуллин 8) Кешеләргә үзеңнең башкалардан аерылып торган нинди дә булса сыйфатыңны, хәлеңне белдерү, сиздерү. [Вадим] Ике көн дә узмады, күрсәтте егетлеген. Ә.Моталлапов. Паниев, әйдәле, күрсәт осталыгыңны! Ш.Рәкыйпов. --- ул безнең идеология бүлегендә шактый вакыт инструктор булып эшли, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Ф.Садриев // Нинди дә булса мөнәсәбәтне белдерү, чагылдыру. Хатынына игътибарлылык күрсәтә, һәрдаим ярдәм итәргә тырыша. Ә.Моталлапов. Таһирны терелтү өчен һәрберсе җаннарын ярып бирердәй туганчыллык күрсәтә. Ф.Галимуллин. Әгәр дә берәрсе сиңа якты йөз күрсәтә икән, белеп тор: димәк, аңа синнән нидер кирәк ---. Р.Вәлиев 9) Сәнгать әсәрендә кайсыдыр образны гәүдәләндерү, чагылдыру, сурәтләү. Атказанган артист X.Сәлимҗанов халыкның зирәклеген, тапкырлыгын, кыюлыгын, җитезлеген Байтирәк образында шактый тулы күрсәтте. М.Җәлил 10) Исбатлау, дәлилләү. Син әле үзеңнең бүтәннәр сүзен кабатлаучы попугай түгел икәнеңне, сандугач икәнеңне, үз тавышың, үз көең барлыгын күрсәтерсең. Җ.Тәрҗеман. Анысы сезнең эш түгел, атакай; Матрёшкага кем колы икәнен күрсәтермен әле. И.Тургенев 11) Ничек эш итәргә кирәклеген өйрәтү, аңлату. --- әллә нинди катлаулы тигезләмәләр белән мәсьәлә чишеп күрсәткәндә, ул яңа бер планета ачкан кебек, бәхетле халәткә безне дә алып керә, мавыктыра белә иде. М.Галиев. Нишләргә икәнен үсмергә таяклы кеше күрсәтеп, өйрәтеп бирә. К.Латыйп 12) Нәрсәне дә булса шартлы билгеләр белән чагылдыру, билгеләү. --- күл суының биеклеге ничек үзгәртеп торуын күрсәтә торган график төзик ---. А.Муранов. Инфляциянең үсүен график юл белән күрсәтү 13) Белдерү, билгеләү (төрле приборларның температура, басым, юнәлеш һ.б.ш.ны белдерүе тур.). [Компастагы] стрелканың кара төскә буялган очы һәрвакыт төньякны, буялмаган очы көньякны күрсәтә. Физик география 14) Нәрсәне дә булса ачыклау өчен, башка бер кешегә мөрәҗәгать итү (күбрәк авырулар тур.). Ул да бер туганын хастаханәгә йөртә иде, кызымны күрсәтергә булышмассыңмы, дип, үзем аннан үтендем. Ирек мәйданы 15) Сайлаулы органнарга кемне дә булса тәкъдим итү. Беренче мәсьәлә – авыл советына председатель сайлау. Кандидатлар күрсәтүегезне сорыйм. Һ.Такташ 16) Нәрсәнең дә булса нәтиҗәсе ачыклану; мәгълүм булу. Бераздан соң хуҗа кешенең бу астыртын эше нәтиҗәләрен дә күрсәтте. Р.Төхфәтуллин. Безнең элек ярышларда катнашкан бер кыз бар, ләкин соңгы вакытта яхшы нәтиҗәләр күрсәтми. Р.Кәрами. Рамазанов --- колхоз экономикасын бөтен ваклыкларына кадәр белүен күрсәтте. Ф.Садриев 17) Таныклык бирү 18) сөйл. Кирәген бирү, нык итеп шелтәләү; үч алу. [Ата кеше:] Ну, ярар. Синеңчә булсын. Ну, бирермен әле мин, күрсәтермен... М.Мәһдиев. Болай йөрсәң, күрсәтермен әле мин сиңа. Ф.Яруллин 19) Бирү, тәэмин итү. Миңзаһит ---, укуын тәмамлап кайткач та, аңа акча күрсәтмәде, бик кирәк чакларда --- гына сәмән ыргытты. Ф.Садриев 20) Абстракт исемнәр янында килеп, шул сыйфатка, үзлеккә ия булуны исбатлауны белдерә. --- минем әле кешеләргә, җиргә яхшылык эшлисем бар, игелек күрсәтәсем бар ---. М.Мәһдиев. --- Шәвәлиевкә яңадан Сонялар да, Санияләр дә, Хәлимәләр дә, Кәримәләр дә кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Ф.Садриев 2. ярд. ф. функ. Нинди дә булса эш-хәрәкәтне кемгәдер җиткерү, аңлату йөзеннән башкару, үтәү. Бу очрашуда ул миңа үзенең әсирлектә язган бик яхшы патриотик шигырьләрен, хәтта бер поэмасын да яттан укып күрсәтте. И.Юзеев. «Кәк-тәк тавышым юк? – дип дөнья кубардым. --- Ышанмасагыз, тагын берне җырлап күрсәтәм». Ф.Яруллин. Сабит энесенә сүз катмады, чыгарып та җибәрмәде, димәк, ул бу спектакльне Нәҗип өчен дә уйнап күрсәтте. А.Гыйләҗев Күрсәтә бару Һәммәсен, булган берсен күрсәтү Күрсәтә башлау Күрсәтергә тотыну. Хәтта хатын-кызларга карата бозык ирләргә хас әрсезлекләр дә күрсәтә башлады ул. З.Фәйзуллин. Малай үзенең йөзенә-битенә, күзләренә, чәчләренә төртен күрсәтә башлады. Г.Гыйльманов. Әмма заманалар узып, рус дәүләте прогресска йөз тотып, алга бару юлына чыккач, мондый изоляция сәясәте үзенең тискәре ягын да күрсәтә башлады. А.Әхмәдуллин Күрсәтә тору Башка эш-гамәлдән алда күрсәтү Күрсәтеп алу Кыска вакыт аралыгында, тиз генә күрсәтү Күрсәтеп бару к. күрсәтә бару Күрсәтеп бетерү Бөтенесен дә, барысын да күрсәтү. Әти кешенең әле төзү эше бетмәгән иде, холкы тагы да начарланды, тәмам үзен күрсәтеп бетерде. М.Мәһдиев Күрсәтеп йөрү Күрсәтү эше белән шөгыльләнү, гел, һәрвакыт күрсәтү Күрсәтеп калу Нәрсәне дә булса үз вакытында күрсәтергә өлгерү. Исән чакта эш күрсәтеп калырга кирәк, эш! Р.Вәлиев Күрсәтеп карау Күрсәтергә тырышу. Ә менә әни... --- Сызламаган җирем юк, ди. Врачларга да күрсәтеп караган идем үзен. В.Нуруллин Күрсәтеп китү Нәрсәне дә булса эш яки сүз барышында күрсәтү Күрсәтеп кую Нәрсәне дә булса күренгән хәлгә китерү; алдан күрсәтү Күрсәтеп тору Әледән-әле яки даими күрсәтү; хәзерге вакытта күрсәтү. Ул иртәне кояш сүлпән күтәрелде, нәрсәдәндер күңеле бизгәндәй, байтак вакыт болыт арасыннан читен генә күрсәтеп торды ---. С.Шәмси. --- дошман көчле. --- дошман ягыннан өзлексез явып торган пуля һәм снарядларның көннән-көн арта баруы да шуны күрсәтеп тора иде. В.Нуруллин. Көне буе әллә нинди авыр эшләрне эшләсә эшләр, әмма тикшерүче каршында ярты сәгать тә утырмас – аның бөтен кыяфәте әнә шуны күрсәтеп тора иде. Ф.Вәлиәхмәтов Күрсәтеп үтү к. күрсәтеп китү. Дарвин организмнарның тереклек шартлары шушы сорт яки токымда кеше өчен кирәкле сыйфатларны үстерүгә ярдәм итәрлек булуының бик әһәмиятле икәнлеген аерым күрсәтеп үтә. Дарвинизм нигезләре |