КҮРСӘТМӘ и. 1. 1) Ничек эш итәргә кирәклекне өйрәткән киңәш, аңлатма. Карчыгына күрсәтмәләр биреп бетергәч, Сәмигулла, күршесенә зарлана-зарлана, ишегалдына чыкты. Ф.Яруллин. Без каравылчы штатын өстән җиткерелгән күрсәтмә нигезендә кыскарттык. Ә.Моталлапов. Инструктор кемнәрнедер күрә, аларга нәрсәдер әйтә, икенчеләренә күрсәтмә бирә, өченчеләрен тирги. Ф.Садриев

2) Үз күзләре белән күргәнне сөйләп бирү; таныклык. Безнең кулда Советлар Союзы Герое исеменә дәгъва белдерүче Вәлиевнең үз күрсәтмәләренә нигезләнгән --- өч мәгълүмат бар ---. Ш.Рәкыйпов. --- ул барлык шаһитларның күрсәтмәләрен җентекләп карап чыккан, бирәчәк сорауларын кабат исенә төшергән. Ф.Вәлиәхмәтов. Сораулар һәм җаваплар ана кеше өчен шушының белән гомумән тәмамланды. --- күрсәтмәләре гел дөрес булды малайның. Ә.Баян

2. с. мәгъ. 1) Күрсәтмәлелек өчен хезмәт итә торган. Укытучы артыннан карт сторож математикага бәйләнешле инструментлар һәм күрсәтмә әсбаплар салынган кәрзин күтәреп кертте. Җ.Тәрҗеман. Күрсәтмә әсбаплар бүлмәсенең ишеге шыгырдап куйды. Р.-Н.Гүнтәкин

2) спорт Мәҗбүри программадан тыш, иҗади әзерләнгән. Ул арада тимераякта шуучыларның күрсәтмә чыгышлары тәмамланып, экранда «Спортлото» шарларын әйләндерә башладылар. Язмышлар яңарганда



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә