КҮРСӘТКЕЧ и. 1. 1) Берәр нәрсә үсешенең, барышының чагылышы, билгесе, сыйфаты. Подразделениесе яңа елга шәп күрсәткечләр белән аяк баса ---. С.Шәрипов. Укучыларыбызның кайберләре чирек буена фәннәрне икелегә генә үзләштерәләр ---. Ә күрсәткечләребез гел туксан тугыз проценттан түбән төшми. Г.Тавлин. Отчётта һәр савымчыга уникешәр сыер дип язылган. Ә чынында нәрсә?.. Шулай алдашуыбызга да карамастан, күрсәткечләребез гаять түбән. М.Хәсәнов

2) Нинди дә булса хезмәт яки процесс нәтиҗәләренең цифрларда, график сызымнарда чагылышы. Эш барышында боларның барысы да төрле күрсәткечләр, таблицалар ясарга --- тотыла иде. А.Мифтахетдинов. Аңа аһ та ваһ итүләр кирәкми, ә бәлки төгәл исәпләнгән саннар, --- сыйфат күрсәткечләре кирәк. Галәмгә юл. Югары белем баскычына куеп караганда, Казан губернасында руслар арасында ул түбәндәге күрсәткечләр белән тасвирлана: ир-атлар – 2,51 процент, хатын-кызлар – 1,86 процент. Сөембикә

3) Берәр нәрсәне күрсәтү өчен хезмәт итә торган предмет (мәс., маяк) // Нинди дә булса җайланманың юнәлеш угы. Приборның күрсәткече тизлекнең артуын яки кимүен күрсәтеп, күтәрелеп яки төшеп йөргәндә, аңа беркетелгән каләм дә күтәрелә. Физика // Нинди дә булса шартлы мәгънәне белдергән тамга, билге. Авыруларга йөрер өчен маршрутлар билгеләнгән; сукмак кырыйларына утыртылган юл күрсәткечләрендә беренче, икенче, өченче маршрут дип язылган. Г.Әпсәләмов. – Мин гаепле түгел, юл күрсәткечләре гаепле, – диде Мөбарәк Таһирович, аларның үз итеп көлемсерәүләренә. – Юл күрсәткечләре өскә эленгән, ә аста халык йөри. М.Маликова. Юл буендагы күрсәткечләргә якын-тирәдәге авылларның исемнәре язылган. Р.Кәрами

4) Белешмә китап үзе яки китаптагы белешмә исемлек. Алфавит күрсәткече. Кушымчалар күрсәткече. Сыйфатлар күрсәткече

5) мат. Бирелгән санны яки аңлатманы нинди дәрәҗәгә күтәрүне белдерә торган цифр яки хәреф. Дәрәҗә күрсәткече бөтен булган функция. Югары математика нигезләре

2. с. мәгъ. 1) Нинди дә булса күренешнең чагылыш дәрәҗәсен күрсәтә, билгели торган. Приборның күрсәткеч угы

2) Юнәлешне күрсәтү өчен хезмәт иткән. --- Галия апа кулындагы күрсәткеч таягын Рәдифкә төбәде дә: – Син шартлаттыңмы? – дип, җан ачуы белән кычкырып куйды. В.Нуруллин. Күрсәткеч таягым Австрия кырыена очып куна. М.Галиев. Укытучы апа кулына күрсәткеч таягын тотып керә иде дә Җир шарын әле тегеләйгә, әле болайга әйләндереп сөйләргә тотына иде. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә