КҮРМЕШ и. 1) Күргән, баштан кичкән нәрсәләр 2) к. күрәчәк. – Күрмешем булган инде, мәхлук, сиңа чыгып башымны бәйләдем, – дип сөйләнә-сөйләнә үкседе ул. Р.Айзатуллин ◊ Күрмешне күрү Авырлыклар, кыенлыклар кичерү. Әйе, Хәммәди агай – күрмешне күргән кеше безнең. Н.Исәнбәт |