КҮРКӘМЛЕК и. Күркәм булу, матур булу. Ә бит гади халык арасында да --- күркәмлеге белән теләсә кайсы патша сараен бизәп торырлык чибәрләр күп булгандыр. Ф.Яруллин. --- оста куллы җиңгиләр җиһазлаган авыл өйләрендә генә була торган күркәмлек, ямь бар иде бу өйдә ---. М.Маликова. Һәрнәрсәдә табигать биргән күркәмлек, һәрнәрсәдә хозурлык. Х.Ширмән |