КҮРКӘМЛӘНҮ ф. 1) Матурлану, ямьләнү

2) Яхшы яктан танылу. Аннан соңра бер ир чыкты – гыйлем тавы, Аның белән күркәмләнде ислам даны. Кол Гали

Күркәмләнә бару Торган саен ныграк матурлану, күркәмләнү. Якуб, мәсәлән, образ буларак башта игътибарны җәлеп итмәсә дә, соңрак байый һәм күркәмләнә бара. И.Нуруллин

Күркәмләнеп калу Берәр эш-сәбәптән соң күркәмләнү. Әти исә миңа: – Борчылма, улым, рәтен белеп киссәң, урман кимеми ул. Тагын да чистарып, күркәмләнеп кала әле җитмәсә, – диде. Г.Мөхәммәтшин

Күркәмләнеп китү Кинәт матурлану, күркәмләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә