КҮРКӘМ с. 1. 1) Күзгә матур, чибәр күренә торган, үзенең матурлыгы белән аерылып торган. Бер ахирәте шундый саф уйлы, төскә-башка күркәм, тәрбияле иде. С.Шәрипов. --- буйга артык калку булмасалар да, төскә-биткә күркәм, исемнәре-чабы чыкмаган Гыйльфан агайның төпчекләре егерме бердә дә ата йортында иделәр. А.Гыйләҗев. Иң гаҗәбе шунда: бу күркәм бинаны әллә каян килгән төзүчеләр түгел, ә колхоз осталары үз куллары белән салганнар. Ф.Садриев

2) Уңай сыйфатларга яки яхшы үзлекләргә ия, хуплауга лаек булган, әйбәт, матур. Ул аңа буе-сыны белән өлгереп җиткән, акылга утырган, холкы күркәм булып камилләшкән чын ир-егет булып күренде. Ә.Еники. Яшәгән җиреңне чистартып, пакьләндереп тору – иң күркәм, изге эш! М.Юныс. Ул яңа җан иясе синең белән миннән иң күркәм сыйфатларны үзенә туплап дөньяга килер. Ф.Яруллин

3) Уңай тәэсир калдыра торган, яхшы. Кыйссаның хәтимәсе язылмаган иде, каләмен кулга алуга, көтмәгәндә, берсе артыннан берсе иң кирәк күркәм сүзләр коела башлады. М.Хәбибуллин

2. рәв. мәгъ. Яхшы, шәп. [Ишан:] Китап киңәш белән эш күргәнне күркәм таба. К.Тинчурин. [Бәдри:] Күркәм итеп тәмамларга насыйп булсын. М.Фәйзи. --- түр өстәлдә утыручылар --- гаҗәп күркәм итеп утыра беләләр. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә