КҮРКӘ и. рус 1) Фазаннар семьялыгыннан, ит өчен үстерелә торган зур йорт кошы. [Маһибәдәр кайнана] Я күркәләргә әчетке болгатып бирмәгәнсең, --- я сарыкларның йонын тигез итеп алмагансың, дип бәйләнә... Ш.Максудова. Урамга арты белән карап торган бай ихатасы тирәсендә --- тавыклар кытаклый, йоннары коелып беткән күркәләр гөлдерәшә. И.Тургенев. Сыер, бозау, 13 баш сарык, шуның кадәр үк бәти, каз, тавык, күркә асрыйлар. Ирек мәйданы

2) Күркә ите. Көзгә туй итәрбез дә симез-симез үрдәкләрне, күркә түшкәләрен күтәреп шәһәргә китәрбез! А.Гыйләҗев. Ниләр генә юк иде анда: тутырган тавык, каклаган каз, --- күркә шулпасы, пылау, кабартма, --- эремчек ---. Шатлыклы кайгы

3) Ылыслы агачларның тәңкәчекләр белән капланган озынча түгәрәк яисә йомырка сыман булып укмашып үскән орлык чәкәне (кәшәнкәсе). Тиен дә бураннан тәмам гаҗиз булды, көн яктысына чыгасы, --- нарат һәм чыршы күркәләре орлыкларыннан авыз итәсе килә аның. К.Тәхау. Яз көне наратның яшь ботакчыкларында кечкенә күркәләр күрергә мөмкин. --- Күркәләр кабырчыклардан тора. Биология. Яз көне, бөреләр ачыла һәм яшь ылыслар үсә башлаган вакытта, карагайда күп санда күркәләр барлыкка килә. Ботаника

Күркә булып кабарыну к. күркә кебек кабарыну. – Син, тинтәк баш, безне уйладыңмы соң? – Гөлфия күркә булып кабарды, кызарып чыкты. Р.Айзатуллин. Күркәдәй кабару к. күркә кебек кабарыну. Генерал үзенә каршы килгәнгә күнекмәгән. --- Йөзе күркәдәй кабарып һәм кызарып чыкты ---. Р.Мөхәммәдиев. Ул, Әкрәмнең тел төбендә үзе өчен бик үк күңелле булмаган нәрсә ятуын сизенеп, күркәдәй кабарынып китте. Г.Мөхәммәтшин. Күркәдәй кабарыну к. күркә кебек кабарыну. Элекке генераллар алтын ялтыравыгы белән күзне камаштыра, таштан койган салкын чырае, ата күркәдәй кабарынган кыяфәте белән тыныңны куыра иде. Г.Бәширов. – Нигә күркәдәй кабарындың, Рәмзис? – дип сорады ул, уң кулы белән егетнең аркасыннан кагып. Инешләр Иделгә кушыла. Күркә кебек кабару к. күркә кебек кабарыну. Кичә ул күркә кебек кабарып көн азагынача утырды ---. Р.Айзатуллин. Күркә кебек кабарыну Усаллану яки масаю, эреләнү. Рәхим күркә кебек кабарынды. – Сез нәрсә барыгыз да миннән допрос ала башладыгыз? А.Вергазов. Нәрсә болай күркә кебек кабарынып йөрисең, матурым? Т.Галиуллин. Күркә кебек кукраю к. күркә кебек кабарыну. Күркә күк кабарыну к. күркә кебек кабарыну --- әти, ашавын онытып, әнигә карап ала, әни исә күркә күк кабарынып утырган да миңа күз төшергәли. А.Гыйләҗев. Күркәсе кабару Үпкәләү. [Илдусның] «Шырпы кабы» дигәнгә бераз күркәсе кабарды бугай аның. Р.Вәлиев. Күркә төсле кабарыну к. күркә кебек кабарыну. Унтер --- күркә төсле кабарынып, тоткыннарны берәм-берәм өстәл янына китереп, --- һәркайсының аркасына номер суга башлады. Ә.Галиев. Күркә төсле кукраю к. күркә кебек кабарыну. [Нургали] Шәйдуллиннан күркә төсле кукраеп, югарыдан түбәнгә карап сөйләүне көтмәгән иде. Ә.Еники. Күркә урынына кабару к. күркә кебек кабарыну. Сәхипгәрәйне үпкәләтәсе килми аның, болай да әнә күрмәс борын ук күркә урынына кабарына, кызарына. М.Хәбибуллин. Күркә шикелле кабарыну к. күркә кебек кабарыну. Шул вакыт калҗайган өйалды ишеге җиде тавышка шыгырдап ачыла, Сабирәттәй баскычка чыгып, нәкъ тегермәнче Сафа абзыйның күркәсе шикелле кабарынып, чәлдер-чөлдер килә башлый. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә