КҮРЕШҮ II и. 1) Очрашу, бергә булган вакыт. Күрешүнең чынга ашмасын икесе дә чамалыйлар иде. Ә.Моталлапов. Әллә инде беренче күрешүдә үк үзен артык өнәмичә --- каршы алгангамы, --- Ихтыяр беренче атнада директор янына зур эше төшмәгәндә кермәскә тырышты. Р.Вәлиев 2) Хастаханәдә, ябык уку йортында, төрмәдә һ.б.ш. урыннарда булган кеше белән очрашу, аны күрү. Төрмәдә утырган улы белән күрешү ана күңелендә авыр яра калдырды. Юлдаш |