КҮРЕШҮ I ф. 1) Бер-береңне күрү, очрашу, бергә туры килү. Лариса күрше кафедрага Дәүләтшин кул астына күчкәннән бирле, аның белән сирәк күрешелә. М.Маликова. Сәләхи белән без Сабантуй саен күрешәбез ---. М.Мәһдиев. – Исәнлектә күрешик, – диде ул, ике кулын сузып. Зөфәр аларны бераз вакыт кысып торды да ишекне ачты. Ә.Галиев

2) Кем белән дә булса очрашкач, исәнләшү йөзеннән куллар кысышу. Нәҗмиев күпләр белән кул биреп күреште ---. Ф.Садриев. Кызу-кызу атлап, капитан янына килеп тә җитте, --- кул биреп күреште ---. М.Мәһдиев. Митрәй аның белән кушкуллап күреште ---. Ике куллап күрешкән чакта, картның таягы төшеп китте. Н.Әхмәдиев // Очрашканда, нинди дә булса ишарә, ым, хәрәкәт белән исәнләшү. Соңра Шәрифулла абыйсы белән үбешеп күрешә һәм кискен генә борылып --- юлга таба атлый. Ә.Еники. [Мәрфуга:] Күз очыннан гына күрештек. Ш.Камал // Кем белән дә булса беренче мәртәбә очрашкач, танышу максаты белән аның кулын кысу. --- коңгырт бөтеркә чәчле чибәр генә бу егет үзен, Казан университетында укучы студент Шәүкәт, дип күреште ---. Э.Касыймов

3) Аерылышканда саубуллашу йөзеннән куллар кысышу. Ул бик якын кеше кебек, баягы сүзләрне кабатлап, минем белән күрешеп: – Ишет, бүгеннән Троицкига кит! – дип, үз юлына китте... М.Гафури

4) Вакытны бергә уздыру. Аннары ул тулай торакка хәтле озатты. «Иртәгә тагын күрешәбез, яме, чибәркәй?» – диде. Н.Гыйматдинова. [Фаяз белән Рәмзия] күрешсеннәр, сөйләшсеннәр, бәлки, берәр нәтиҗәгә килерләр дип фикер йөртте ике карчык. С.Шәмси

Күрешә башлау Күрешергә керешү. Айрат белән Алсу ешрак күрешә башлады. Ф.Яруллин

Күрешеп алу Бер тапкыр күрешү. Коридорда күренүем булды, Миша, авызын ерып, каршыма килеп чыкты, күрешеп алу белән беренче соравы: «Ну как, друг, готовился?» – булды. Г.Галиев

Күрешеп йөрү Шактый вакыт дәвамында очрашып тору. Бер айга якын көн дә күрешеп йөрүгә карамастан, Мирза өчен кыз ачылып бетмәгән сер сандыгы булып калды. Ә.Моталлапов

Күрешеп тору Даими күрешү яки хәзерге моментта күрешү. Сизми дә калганмын, без Сәкинә белән бер-беребезгә карашып, күрешеп торганда, Фәхретдин абзый да шунда кереп утырган булган икән. В.Нуруллин

Күрешеп чыгу Булган һәрбер кеше белән күрешү. [Ирек] беренченең ишек төбендә торучы бюро әгъзалары белән берәм-берәм күрешеп чыкты. Ф.Садриев. Бәйрәм җыенында Хикмәт, чыраендагы үтеп керә алмаслык корыч сабырлыгын ачмый гына, авылдашлары белән күрешеп чыкты ---. М.Галиев. Гөлсем апа озата керүче күрше-колан белән кул кысышып күрешеп чыкты. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә