КҮРЕНҮ ф. 1. 1) Күз белән кабул ителү, карап сизелү, танылу, караганда күзгә чалыну. Март бетеп килгәндә, тургайлар да күренде. К.Тәхау. --- бөтен тау битен каплап киткән урман да, инде карасу яшел төс иңеп, ап-ачык күренә иде. Х.Сарьян. Ул да булмый, бакча ягыннан кулына бер учлам кычыткан, урак тоткан әти күренә. Р.Мөхәммәдиев 2) Очрау, табылу. [Язучының] урыны белән [Гейненың] стилистик чараларын куллануы да күренгәли. Г.Нигъмәти 3) Килеп чыгу, килеп чыгып күзгә ташлану. Томан пәрдәсе таралып, Одесса ярлары күренде. М.Юныс. Тик соңгы бер-ике көндә генә ул ни өчендер күренмәгән иде. Э.Касыймов 4) Басылу, дөньяга чыгу (әсәрләр тур.). Гафурның [Коләхмәтовның] хәзергәчә матбугатта күренгән оригиналь әдәби әсәрләре шулар булып, моннан башка аның «Әбүҗәһел» дигән пьесасы басылып ятканда --- полиция тарафыннан [конфискацияләнгән] булган. Г.Нигъмәти 5) Билгеле бер үзенчәлеге белән аерылып тору, күзгә ташлану. Беренче көнне сиздермәскә тырышып чыдап барса да, иртәгесен Гөлсәйдәнең йөзендә борчылу билгеләре күренде. Ф.Яруллин. Культуралы кәбестә кыргый кәбестәгә караганда үзгәрүчәнрәк. Шул ук хәл хайваннарда да күренә. Дарвинизм нигезләре 6) Сизелү, тоелу. Бер – гөлгә, бер сиңа карыйм, Син матур күренәсең. Җыр. --- мин аларны кызгансам, алар мине кызганган кебек булып күренәләр иде. М.Гафури. Түзмәде, тагын шакыды. Бигрәкләр тансык һәм моңлы күренде эчтән ишетелгән тавыш. М.Хәбибуллин. Бу минутта аңа Фәүрия үтә якын, үтә ягымлы күренде. Ф.Яруллин 7) сөйл. Нәрсәне дә булса ачыклау өчен тикшерелү, белгечкә мөрәҗәгать итү. Сугыштан соң байтак еллар үткәч, Абдулла бер докторга барып күренде. Э.Касыймов. Ул хатынының йокымсыраулы, аптыраулы йөзенә карап: «Бәлки, сиңа табибка күренергә кирәктер, матурым», – диде. Ф.Яруллин. Барган көнне Ирек, врачка күренеп, Яшьләр үзәгенә берүзе бер бүлмәгә урнаша алды. Ф.Садриев 2. күренә (ки), күренеп тора (ки) з.-сыз хәб. функ. Аңлашыла, сизелә. Күренә, бер бәрәңгедә генә үсмәгән бу кыз, авыр кара эш аны аркылыга җәймәгән. Ә.Еники. Күренеп тора ки, [агайның] безгә баш буласы килә, әмма кызның карашында әллә нинди бер илтифатсызлык сизелә. Ф.Әмирхан Күренә бару Торган саен күбрәк күренү Күренә башлау Бер-бер хәлдән соң күзләргә башкача булып күренергә тотыну яки күләмле, күпсаны нәрсәнең берникадәр өлеше күзгә күренергә тотыну, күренү билгеләре барлыкка килү. Агачлар арасында дошман солдатлары күренә башлады инде. Г.Әпсәләмов. Баскыч буенча өскә менеп килгән кешенең бераздан киң читле ак эшләпәсе, елкылдык зәңгәрсу крепдешин күлмәк итәге, җиңнәре, кулбашы күренә башлады. Н.Фәттах. Күзгә һәр түмгәк – төлке, һәр куак бүре булып күренә башлады. Җ.Дәрзаман Күренә төшү Тагын да ныграк күренү Күренеп алу Берара, кыска вакытка, аз гына күренү. Кыска гына бер мизгелдә Равилнең күзенә хәтта салават күпере күренеп алды. Н.Әхмәдиев. Күршеләрдән Марс Шабаев керә, композиторлар Фасил Әхмәтов белән Мирсәет Яруллин да күренеп алалар. Г.Ахунов. Баскыч ишегендә алъяпкычлы, почмаклап яулык япкан бер яшь хатын күренеп алды ---. Ә.Гаффар Күренеп калу Азга гына күренергә өлгерү. Нух әсәрнең беренче битләрендә үк шыксыз тәэсир калдыра, әшнәсе Зәкиев белән ниндидер серле, астыртын кешеләр булып күренеп кала. Ф.Галимуллин. Еракта Сикертән басуы күренеп калды. М.Мәһдиев. Аның башындагы яшел яулык почмагы гына күренеп калды. Ф.Яруллин Күренеп китү к. күренеп алу. Өй тирәли күкрәүсез яшен уйнап йөргән төннәрне --- агач ботаклары чәнечкеле тутык тимерчыбыктай күренеп китә. Х.Сарьян. – Кайвакыт яр сызыгы күренеп китә, – диде капитан, башын күтәреп. М.Юныс. Ашыгып сөйләүдән аның сары йөзенә сизелер-сизелмәс кенә кызыллык йөгерде, моңсу күзләрендә хәлсез очкыннар күренеп китте. Р.Вәлиев Күренеп кую Кыска вакыт эчендә күренү, кинәт күренү Күренеп тору Күренгән хәлдә булу. Менә бүлмәгә укытучыбыз Риф Мөхәммәтҗанов --- зыялылыгы әллә кайдан күренеп торган, ыспай, какча гәүдәле, күзлекле Хәсән Сарьянны ияртеп алып керде. Г.Садә. Беренче генә тотуың түгеллеге күренеп тора. Ф.Яруллин. Күренеп тора: һәр боерыгын карусыз үтәргә торучылар белән идарә итү аңа рәхәт иде ---. М.Галиев. Күлнең бу өлешендәге суның үтә күренмәлелеге әйбәтрәк: төбе алты-җиде метрдан күренеп тора. А.Муранов |