КҮРЕНЕШ и. 1) Күренү, күренеп тору рәвеше. Хәсән каралган җәймәсенең читләрен күренмәслек итеп одеял белән каплады да, кроватеның читтән күренешен карар өчен, өч-дүрт адым артка чикте. Ф.Әмирхан

2) Кешенең тышкы кыяфәте; рухи һәм физик халәтнең йөздә, кыяфәттә чагылышы. Чөнки болар кешене киеменә һәм тышкы күренешенә карап хөкем кылалар. Ш.Мөхәммәдев

3) Күз белән күзәтелә торган тамаша; табигатьтә тирә-як картинасы; манзара. Совет власте елларында гына монда геологлар киләләр һәм, кояш нурлары уйнаган су өстендә аккошлар сыман йөзгән бозларны күреп, бу күренешкә хәйран калалар. А.Муранов. Менеп җиткәч, безнең күз алдыбызда искиткеч матур һәм мәһабәт күренеш ачылды. Ә.Еники

4) Табигать картиналарының рәсеме, пейзаж. Шүрлектән югары стенада Рафаэльнең «Сикстинская мадонна» картинасыннан алып аерым-аерым эшләнгән биш күренеш эленеп тора. Ә.Еники

5) Берәр төрле көчнең, эш-хәрәкәтнең чагылышы, гәүдәләнеше, нәтиҗәсе. Татар операсы илебездәге бөтен милләт халыкларының дуслыгы, туганлыгы, бердәмлеге нигезендә, шул туганлыкның чәчәк ату күренеше булып барлыкка килде. М.Җәлил. Патша хөкүмәте милли культураның һәртөрле күренешен буарга омтылды. М.Гали. Физик күренешләргә җылылык, механик, яктылык, тавыш, электр һәм магнит күренешләрен кертәләр. Табигать белеме

6) Вакыйга, хәл, берәр очрак. Эчүчелекнең --- җәмгыятькә зарарын тормышчан картиналарда сурәтләп биреп, әдәби әсәр белән шушы ямьсез күренешкә каршы көрәшкә чыгып, автор бик файдалы эш башкарган. Ф.Галимуллин. Син моның карашы үзгәргән икән дип борчылма, юк, карашым үзгәрмәде, әмма мондагы кайбер күренешләр башкачарак уйларга мәҗбүр итә. Ф.Яруллин. Зөфәр Шәрипович --- халыкның күптән ачуын китергән күренешләрне шактый кыю тәнкыйтьләде ---. Ф.Садриев

7) әд. Пьесадагы (спектакльдәге) актның (пәрдәнең) яки картинаның бер үк катнашучылар уйный торган өлеше. «Безнең шәһәрнең серләре»ндәге биш күренеш арасында үзенең художество ягыннан эшләнүе һәм мастерларча бирелүе белән «Печән базары» күренеше, һичшиксез, иң югары урынны тота. М.Гали

8) Аерым кадр (сурәт, рәсем). Кассетадагы күренешләр Миләүшәнең күз алдыннан йөгереп үтте ---. Ф.Яруллин

9) этн. Беренче тапкыр очрашканда, кияүнең кызга бирә торган бүләге яки акча; күрендек. Кияү белән кыз күрешә дә, [кияү] кызның кулына акча сала; моны «күренеш» диләр. Ул бирелгән акчаны күренеш акчасы диләр. К.Насыйри

10) лингв. иск. Төр категориясе, рус тел белемендә «вид» дип йөртелә. Телебездә мәгълүм бер төрдәге теләсә нинди фигыльләрдән, үзенә аерым фигыльләр кушып, фигыль күренешләре (виды) ясау бар. Г.Алпаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә