КҮРЕНЕКЛЕ с. 1) Атаклы, танылган, дан казанган. Совет прозасының күренекле вәкилләре --- психологик осталык белән фәлсәфи анализлау юнәлешендә иҗат итәләр ---. Х.Сарьян. Семинарда аның ике пьесасы тикшерелде, күренекле драматурглар уңай фикерләр әйттеләр. Ф.Садриев. Ничәмә йөз еллар буена --- күренекле геометрларның күңеленә шом салган бишенче постулат һаман чишелмәгән көе... Чишеп тә булмас, ахры. Җ.Тәрҗеман 2) Әһәмиятле, мөһим, төп. Үзенең күренекле гыйльми хезмәтләре өчен --- И.В.Мичурин Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. А.Бахарев, П.Яковлев 3) диал. Күренеп торган, күзгә бәрелеп торган. Күз алдында, күренекле урында зур такта тора. Һ.Такташ // Ихтирам ияләре, хөрмәтле кешеләр өчен билгеләнгән. Иң күренекле урында поплар белән муллалар [утыра], алар тирәсендә, аягүрә басып, рус, татар, мукшы авыл байлары [тора]. Г.Ибраһимов |