КҮРЕМ II и. физиол. Җенси яктан өлгергән хатын-кызларда ай саен аналыктан кан килү; айлык, хәез, менструация. Бәй, кайчан гына, әллә нишләп күремем юк, балага уздым ахры, дип шәбәеп йөргән иең түгелме! М.Хәбибуллин. Кайбер хатын-кызның күреме аз, дәвамлылыгы да 3 көн булырга мөмкин ---. Сөембикә. Әмма эчең авыртса, күрем бик аз булса яки, киресенчә --- булса, махсус табибка күренергә, киңәшләшергә кирәк. Ирек мәйданы |