КҮРЕКСЕЗ с. 1. Матур булмаган, матур түгел, ямьсез; чибәр булмаган. Бакча каравылчысы – без көлеп йөргән, ямьсез генә, күрер күзгә күрексез генә тол хатын. И.Юзеев. Күрексез генә адәм дә, кияүгә әйләнгәч, купшылана да китә. М.Кәрим. Кыскасы, ибтидаи мәктәпнең күрексез укытучысы мыштым калды. Р.-Н.Гүнтәкин

2. и. мәгъ. Матур булмаган, ямьсез кеше. Күрексез – бизәнер. Әйтем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә