КҮРЕКЛЕ с. 1. 1) Матур, гүзәл, чибәр. Бәгыремә кысып, бу кич бер сөярмен Һәм күрекле йөзең туя бер күрермен. Кол Гали. Ямаулы бит белән кемнең иң күрекле урыннарда утырасы килсен?! Ф.Яруллин. Әлбәттә, ул могҗизаларның иң күреклесе – әнә шул Севан күле! А.Муранов

2) Мех белән бизәлгән, мехы булган

3) Һава өрдерү өчен тиредән эшләнгән җайланмасы булган, шундый җайланмалы

4) Күреге II (3 мәгъ.) булган, шул күрек ярдәмендә музыкаль тавыш барлыкка китерә торган

2. и. мәгъ. Матур, чибәр кеше. Күреклегә күмер кабы да килешә. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә