КҮРЕК II и. 1) Мех, йоны белән эшкәртелгән хайван тиресе. Күрек кигән күркәм булыр. Мәкаль

2) Һава өрдерү өчен тиредән эшләнгән җайланма (тимерчелектә, пыяла җитештерүдә һ.б.ларда кулланыла). Шул мичкә һава өрдерү өчен күрекне механик үзе эшләде. Җ.Тәрҗеман. Күрек белән өрдертелгән һава күмерне дөрләтеп яндыра. М.Юныс. Галикәй чынаягын тубырлы-тубырлы биш бармагы өстенә утыртып, тимерче күреге күк өрә-өрә, рәхәтләнеп, шопырдатып эчте ---. А.Гыйләҗев

3) Кайбер уен коралларында һава ярдәмендә музыкаль тавыш барлыкка китерү өчен тартылып сузыла торган сырлы җайланма. Ул гармун күреге өстенә башын кыңгыр сала да уйнап җибәрә. Р.Вәлиев. Заһир гармун күрекләрен тартып җибәрде. Т.Таһиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә