КҮРЕК I и. 1) Матурлык, хозурлык, ямь; чибәрлек, гүзәллек. Ишектән кергәч – күрек уза, түргә менгәч – холык уза. Мәкаль

2) тарт. форм. күрке. Кем белән дә булса горурлануга сәбәпче; нәрсәнең дә булса матурлыгы. Ә Шәрифулланың Сәйфулласы?--- ил күрке булырлык егет түгелме?! Ә.Еники. Манара – авылның хуҗасы, күрке иде. М.Мәһдиев. Агач – шәһәр күрке, һаваны сафландыручы. К.Тәхау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә