КҮРГӘНЕ’-КҮРМӘГӘНЕ и. Нинди дә булса хәл-вакыйга хакында күреп яки ишетеп кенә белүчеләргә карата әйтелә. Көпә-көндез авыл урамына килеп кергән төлке бөтен кешене кузгатты, күргәне-күрмәгәне – барысы да бу хакта үз фаразын әйтергә ашыкты. Татар иле

Күргәне-күрмәгәне шул булсын Нәрсә дә булса бирүче яки алучының гаделсезлегенә рәнҗеп әйтелә. Хәлим тапкан бодайны малайның күз алдында себереп алдылар, әйдә, күргән-күрмәгәннәре шул булсын. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә