КҮРГӘ’Н-БЕЛГӘН с. 1. Таныш булган, күреп белгән, баштан кичкән. Кайчагында мин үземнең күргән-белгән төрле әйберләр турында сөйләп, аның дикъкатен җәлеп итәргә тырышам. Ш.Камал

2. и. мәгъ. 1) Күреп белгән, таныш кеше. – Күргән-белгәннәргә сәлам күндер, – диде карчык. Мәдәни җомга

2) Таныш булган нәрсә; күреп белгән эш-вакыйга. --- нәрсәдән башларга бу истәлекләрне? Үткәннең кайсы баскычлары, күргән-белгән, --- укучыларга кызык булыр икән --- ? Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә