КҮРГӘЗҮ ф. к. күрсәтү. Батырның батырлыгын чәй эчеп утырган чагында күргәзеп булмый. Һ.Такташ. Бу караш, настроениеләрне ул «Җир уллары»ндагы Кабилдә, Газазилдә аеруча тулы күргәзде. Г.Нигъмәти Күргәзә алу Күргәзергә мөмкинлек булу Күргәзә бару Һәммәсен, булган берсен күргәзү Күргәзә башлау Күргәзергә тотыну Күргәзә тору Башка эш-гамәлдән алда күргәзү Күргәзеп алу Кыска вакыт аралыгында, тиз генә күргәзү Күргәзеп бару к. күргәзә бару Күргәзеп бетерү Бөтенесен дә, барысын да күргәзү Күргәзеп йөрү Күргәзү эше белән шөгыльләнү, нәрсәдер күргәзү белән мәшгуль булу Күргәзеп калу Нәрсәне дә булса үз вакытында күргәзергә өлгерү Күргәзеп китү Нәрсәне дә булса эш яки сүз барышында күргәзү. Мине аклап, шул ук алган шигырьләрдән башка мисал китерергә кирәкми. Үземне аклау өчен, аларны монда күргәзеп китү кирәкми. Һ.Такташ Күргәзеп тору Әледән-әле яки даими күргәзү. 59 җитмәсә, аттан хәтәррәк дулап күрсәткән үгез үзенең тәүфикълы була алуын күргәзеп тора икән әле. Ә.Баян Күргәзеп үтү к. күргәзеп китү |