КҮРГӘЗМӘ и. 1. 1) Билгеле принциптан чыгып тупланган һәм халыкка танышу өчен ачык булган иҗат, сәнгать әсәрләре, тарихи яки архаик предметлар җыелмасы. Имеш, аның портретын бик зур залга күргәзмәгә куйганнар. Ф.Яруллин. Җиденче класста чакта «Имән белән ак каен» дигән рәсемемне Мәскәүгә балалар иҗаты күргәзмәсенә җибәрделәр. Җ.Тәрҗеман. Шушы залда ук аның иҗат күргәзмәсе үткәрелде. Ә.Моталлапов 2) Шундый әйберләр куелган бина 2. с. мәгъ. 1) Кешеләргә (халыкка) үрнәк итеп күрсәтү өчен оештырылган. «Коммунизм юлы» дип аталган, исеме җисеменә тап килә торган күргәзмәгә, колхозның рәисе булырга бик теләсә дә, Әхсән Сахапович Хәлиуллин килә алмаячак. А.Гыйләҗев 2) Бөтен кешеләргә гыйбрәт, сабак булсын өчен оештырылган. Шуннан соң, авылда ук күргәзмә суд булып, Шакирның зур өен хатыны белән баласына алып бирделәр. Р.Төхфәтуллин 3) сөйл. к. күрсәтмә (2 мәгъ.). Халык, бигрәк тә хатын-кыз, музей экспонаты караган кебек, берәм-берәм кабина тәрәзәсенә килде: эчтә күргәзмә әсбап булып Мәликә утыра иде. М.Мәһдиев. Кинәнде укытучылар, --- сөенде укучылар! Ишекләр очып кына ачылды, пыялалар һәрвакыт бөтен, --- күргәзмә әсбапларның барысы ремонтланган ---. А.Гыйләҗев. Сездән алты мең акча кирәк булачак. Авыл урамнарына күргәзмә материаллар эшләтү өчен. Ф.Садриев |