КҮРӘ’СЕҢ кер. сүз Ахрысы, булса кирәк, бугай. Күрәсез, боларда бернинди дә матурлау юк – һәркем әйтә алган гап-гади сүзләр. Х.Сарьян. Фәнияр --- мотоциклымның сыңар көпчәге кайда төшеп калды икән соң дип гаҗәпләнә, күрәсең. Ф.Яруллин. Күрәсең, күңелендәге шул хыялын вакытлыча гына булса да тормышка ашкандай хис итмәкче булыптыр, Равилне чын укытучылар шикелле итеп укытырга тырыша ул. В.Нуруллин |