КҮРӘЛӘТӘ рәв. 1) Күрә торып, аңлы рәвештә, белгән килеш. Мин алдан вәгъдә өләшмим, күрәләтә үземне андый кыен хәлгә дә куя алмыйм. Р.Айзатуллин. --- алар күрәләтә, аңлы рәвештә безнең юлга аркылы төшә, шулай итеп беразга гына булса да авылымның гомерен озайтам дип уйлый. Р.Вәлиев. Прокурор белән телгә килгән: «Нишлисез сез?.. Күрәләтә торып кешене харап итмәкче буласызмы?» – дип, вышкада булган хәлне сөйләп биргән. М.Хәсәнов 2) Ачыктан-ачык, турыдан-туры; бер дә тартынмыйча, күзгә карап. Гайсә Батталович миңа күпме пычрак атты – мин барысын да күтәрәм. Ә менә мин аңа ташланды дигәне – күрәләтә ялган! Ф.Садриев. Мансур Ибраһимович, профессорның күрәләтә ымсынулы карашын чамалап, сүзне тизрәк икенчегә борды. Х.Ширмән. Шунысы бар: күрәләтә халыкны талаучы сәүдәгәрләр белән базар тулы. Ә.Моталлапов |