КҮРӘ’ КАРАУ и. мед. 1. Күз күременең үткенлеге кимү, ерактан ачык күрмәү белән үзенчәлекле күз кимчелеге; русчасы: близорукость. [Аяз:] Мин бит күрә карау, миндә тавык күзе. Г.Бәширов. Балалар еш кына караңгылы-яктылы вакытта, кайчакта трамвайда --- барганда укыйлар. Болар бар да күзгә артык көч китерә һәм ерактан күрә алмауны (күрә карауны) китереп чыгара. Анатомия

2. с. мәгъ. Ерактан начар күрә торган. Сакалбаебыз кайвакытларда мине кулымнан тотып тәрәзә янына алып килер иде дә күрә карау күзләрен миңа озак кына текәп торганнан соң: «Сөбханалла! ---» – дияр иде. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә