КҮРӘЗӘЛЕК и. 1) Нинди дә булса гайре табигый сәләт яки тылсымлы алымнар белән киләчәкне күрү, билгеләү. [Шәйхулла:] Күрәзәлегең бик күңелгә ятышлы чыкты. Күпме хак бирим? Д.Аппакова. Табор белән сату итәләр, алдап-йолдап күрәзәлек итәләр. С.Шәрипов. Шул балага кесәмдәге вак акчаны чыгарып биргән идем, анасы рәхмәтләр укып, бушлай күрәзәлек итәм, дип ябышты, ди. М.Маликова 2) күч. Алдан күрү, фаразлау. --- акыл һәм күрәзәлек бар сездә – миңа кияүгә чыкмаячаксыз. М.Хуҗин. – Менә әйттем ич, мине дә дәштерәчәк, – диде Зөлхидә, юртадан чыкканда. – Күрәзәлегең бар, хак, – диде Кол Гали ---. М.Хәбибуллин. Бикмулла үзенең күрәзәлеге белән мактанмыйча булдыра алмады. Ә.Еники |