КҮРӘЗӘ и. 1) Күрәзәләү шөгыле, гамәле. Әллә соң күрәзә итә торган сәләте бар инде шуның [Ларисаның]? М.Маликова. – Күрәзә итеп утырма, болай да яратам мин сине, – диде Кәбир. Х.Сафина 2) Күрәзәче. Хан бу сәер кешегә игътибар итә. Күрәзәгә аның һәм үзенең сакалына ымлап күрсәтә. Н.Исәнбәт. Әллә күрәзә инде минем бу Олы инәем! М.Кәрим. Шушы юрау кәефемне бозып җибәрде. «Ярый, күз күрер, – дип юанырга тырышам. – Мин бит күрәзә түгел алдан белергә». М.Юныс |