КҮРӘ бәйл. сүз 1) Берәр нәрсәгә ярашлы рәвештә, шуңа туры китереп; карата. Соравына күрә җавабы. Әйтем. Чиләгенә күрә капкачы. Әйтем. Яшенә күрә шуклыкның чигенә чыккан бу малай мәзәккә дә бик сәләтле иде. Г.Гобәй

2) Фигыльләрдән соң килеп, «шул фигыль белдергән эш-хәл сәбәпле», «шуның аркасында» дигән мәгънәне аңлата. Ишеккә каршы эленеп торганга күрә, бүлмәгә кергән һәркемнең күзе иң элек шуңа [рәсемгә] төшә. М.Маликова. Көпшәк токымнар аркылы диңгез суы саркып торганга күрә, су монда диңгез суы белән бертигез ---. А.Муранов

3) Гадәттә сөйләү, әйтү кебек сүзләр янында килеп, «кемнең дә булса сөйләвенә, кемнең дә булса әйтүенә караганда» дигән мәгънәләрне белдерә. [Салихның] сөйләвенә күрә, бөтен эше офицер тотуда булган. Ш.Усманов

4) Туры килгәнчә, буенча, каралганча. Хәнәфи мәзһәбенә күрә, гореф-гадәт ислам дине нигезләренә хилафлык китермәсә, аны файдаланырга мөмкин, дигән гыйбарә бар. Р.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә