КҮ’ПЬЕЛЛЫК с. 1) Күп еллар буена дәвам иткән, күп еллар барган. Ялгыз килештән дә үзенең күпьеллык хыялын тормышка ашыра алмыйча йөрде. Ә.Моталлапов. Тундрада җылылык бик аз, туфракны күпьеллык туңлык каплаган. Табигать белеме. Күпьеллык сынаулар туфракны реактив плутонийга шулкадәр баеткан ки, террорчыларга пычранган җирне атом бомбасы эченә тутырасы гына калган. Мәдәни җомга 2) бот. Берничә ел яши торган, күп еллар буена үсә торган (үсемлекләр тур.). Күпьеллык мәкне декоратив үсемлек итеп үстерәләр. Йорт эшләре. Яфраклы урмандагы күпьеллык үләнчел үсемлекләрнең чәчәк атуы – язның өченче билгесе. Ботаника. Чүп үләннәр арасында берьеллык, икееллык һәм күпьеллык үсемлекләр була. Яшелчәчелек |