КҮПЧҮ ф. сөйл. 1) Артык нык әчү (камыр, катык һ.б. тур.). Камыр күпчү

2) Кабару, күбү

Күпчеп бетү Бөтенләй, тәмам күпчү. Ике авыл арасындагы шул бака ефәге белән капланып, күпчеп беткән бу күлдән бер елны бизгәк чире тарала. К.Нәҗми. Күпчеп беткән катык бар анысы, тавыкларга җим болгатырга дип тотканы... М.Галиев. Сәлахетдин малае эчә! Күпчеп, көеп беткән инде. А.Гыйләҗев

Күпчеп утыру Шактый вакыттан бирле күпчегән хәлдә булу

Күпчеп чыгу Күпчегән хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә