КҮПЧЕЛЕК и. 1) Нәрсәләрнең дә булса зур өлеше, күп саны. Укыган елларны җәйге каникулның күпчелек өлешен ата-бабаларының туган җирендә үткәргән. Ә.Моталлапов. Күпчелек очракта кыз үзен урлатырга риза булып, бу турыда ата-аналары белеп тора; кайбер очракта кызны чын-чынлап урлыйлар... Х.Ширмән. Ашлыкның күпчелек өлеше ябык өслекләр астында һәм складларда саклана. Ф.Садриев 2) сөйл. Халык массасы. Ул үзен күпчелектән өстен санап, борын чөеп, һаваланып йөрмәдемени? А.Гыйләҗев. Күмәклектә – хәрәкәт, күпчелектә бәрәкәт бар... А.Тимергалин. Мондагы күпчелек индеецлар --- үз хуҗалыкларында җитештергән белән генә көн күрәләр. А.Муранов |