КҮПТӘНГЕ с. 1) Хәзерге вакыттан күп элек булган, әллә кайчангы. Бу вакытта Гайниҗамалның күңеле еракларга, үзенең башыннан үткән, күптәнге яктылы-караңгылы, шатлыклы-кайгылы хәлләргә карап очадыр иде. Ш.Камал 2) Күптәннән килгән, озак вакытлар буенча дәвам иткән; иске. Кайда гына чыгыш ясасак та, ял итүчеләр дә, хәрбиләр дә, эшчеләр дә безне күптәнге танышлары кебек каршыладылар. И.Юзеев. Син ул ашлыкның ничек чәчелгәнен дә, ничек үскәнен дә, ничек урылганын да белмисең бит. Чөнки син – врач, анысы да күптәнге. Ф.Садриев. Телевизорда күптәнге сериалның дәвамы бара. Ф.Яруллин |