КҮПТӘН рәв. 1) Моннан күп элек, әллә кайчан. --- мөгаллименә: «Нигә соң һәр халыкның үз кыйбласы?» – дип әйтәсе килгән иде. --- Ә бүген әйтер иде, тик ул еллар күптән үткән инде. М.Хәбибуллин. Тычканның бу гадәтен белгән бакчачылар күптән инде алмагач төпләренә җепшек кар өеп-таптап, аны боздай катырып куйдылар ---. К.Тәхау. Зиратка кереп тә булмый торгандыр, күптән кар баскан инде аны. Р.Мөхәммәдиев

2) Әллә кайчаннан бирле, элек үк. Мин төрмәнең начарлыгын, аның кызыгырлык җир түгел икәнлеген бик күптән белә идем. Г.Исхакый. Мин аңа күптән инде кымырҗып торган соравымны бирәм: – Сафуан абый, сине очучылыктан төшерделәрмени? М.Галиев. Аннары ул аспирантка кул сузды: – Уз, уз, бик әйбәт иткәнсең, күптән көтә идем. К.Тимерханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә