КҮПСЕНҮ ф. 1) Берәр нәрсәне яки берәр төрле эшне кирәгеннән артык дип санау (исәпләү). [Хәерниса җиңги:] – Монысын бигрәк тә ярата идем, --- дип яшь койды. – Шулай, Ходай күпсенгәндер инде. М.Мәһдиев. [Сәлимә апа:] Ба, ниткән эш, ди, ул? Сезне монда кем күпсенә? Н.Хәсәнов. Дәмдинов счёт кәгазен кулына ала да, күпсенеп, кашларын уйнатып тора. Х.Ибраһим 2) Кемнеңдер өстен ягыннан көнләшү. Үз күңелендә аның һичбер вакыт көнчелек, башкалар байлыгын күпсенү дигән нәрсә булмады. Ф.Яруллин. Өйле-җирле иткән колхозыңа да хәләл көчеңне кызгангач, син кем буласың инде? Шуны йөзләренә бәреп әйткәч, «Алай күпсенгәч, салдырмаска идең», – дип, авызыңны томаларга да күп сорамыйлар ---. Ф.Садриев. [Фәнис:] Танышканнан бирле миндә торасың. [Зарема:] Күпсенәсеңме? Х.Ибраһим Күпсенә башлау Күпсенергә тотыну Күпсенеп йөрү Озак вакытлар дәвамында күпсенү Күпсенеп тору Әлеге вакытта күпсенү |