КҮ’ПСАНЛЫ с. Берәр төрле предметларның яисә затларның күп саныннан гыйбарәт. Мангуллар – күпсанлы --- сугышларда чыныккан халык. М.Хәбибуллин. Ул кешеләр, разъездга төшкәч, ике як урманның күпсанлы караңгы сукмакларына кереп югалалар ---. М.Мәһдиев. Бүген дә үзенең күпсанлы иярченнәрне белән чирлеләрне карый-карый, профессор күршемдә яткан Сашка абыйга килеп терәлде. Г.Сәгыйров |