КҮ’ПМИЛЛӘТЛЕ с. Күп милләттән, халыктан торган; күп милләттән, халыктан гыйбарәт. Бөек Ватан сугышы вакытында безнең күпмилләтле совет солдатлары, дошман өстенә һөҗүм белән барганда, --- «ура» сүзен «бу – татар сүзе» дип кычкырмасалар... Х.Сарьян. Дәүләт Киңәшчесе, Русия Федерациясен демократик юлдан үстерү шартларында күпмилләтле республикада --- төптән уйланылган дәүләт милли сәясәтен эшләү бик кирәк дип исәпли. Ватаным Татарстан. Ул гына да түгел, күпмилләтле һәм күпдинле илдә ошбу проблемаларның тулысынча чишелеше сәяси системаны модернизацияләүнең нигезенә салынырга тиеш. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә