КҮ’ПМЕДЕР а. 1. Санның, күләмнең билгесезлеген аңлата. --- һәр телнең сүзлек составында күпмедер өлешне читтән кергән сүзләр тәшкил итә. Х.Сарьян. Күпмедер акча бирергә уйлыйлар бугай. Ф.Яруллин. Бу татлы сүзләр Инсиянең аракы сөреме белән томаланган күңеленә күпмедер рәхәтлек өстәде. Ә.Моталлапов

2. рәв. мәгъ. Билгесез вакыт турында. Күпмедер вакыт исәңгерәп яткач, урамга чыккалый башладым. Ф.Яруллин. Фәнис, эчендә кайнарга керешкән ярсуын кинәт кенә тышка чыгарып түгәргә кыенсынып, ни әйтергә белмичә, күпмедер вакыт тавыш-тынсыз басып торды. Ә.Моталлапов. Саимә --- күпмедер вакытка югалып калды. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә