КҮ’ПМЕГӘДЕР а. Күләме, срогы билгеле булмаганны белдерә: никадәргә, никадәр вакытка. --- принципиаль көрәш, чөнки берсенеке җиңсә – үсешнең кинәт алга китүе хәл ителә; икенчесенеке җиңсә – үсешнең күпмегәдер тоткарлануы бар. Х.Сарьян. Шуның өстенә исләр: ат исе, камыт күне, яңа чапкан печән, --- лаклатып алган тальян исе – болар барысы – музыка, ис, чуар төсләр – кешене табигый халәтеннән күпмегәдер аерып ала ---. М.Мәһдиев |