КҮ’ПМЕГӘ а. 1) Ни хакка, ни бәягә? Юл буенда ул, күрше авылның тегермән осталарына кереп, күпмегә эшләп бирүләрен сөйләште. Г.Исхакый. Фарукҗан бу көннәрдә мамыкның, киптерелгән җимешләрнең чын бәясен иптәшләреннән сорашып, җирен уртагыннан файдаландырган байның авылдашларын күпмегә алдавын аныкларга омтылды. Т.Әйди. Чыгым барыбер күбәя инде, Харис ---. Кием-салымның гына да күпмегә төшүен үзең беләсең. Ә.Моталлапов 2) Никадәр вакытка, никадәргә, озаккамы? Тынсыз калган бу рәхәт минутлар күпмегә кадәр сузылгандыр, юл буеннан чатыр чабып килгән ат тавышы ишетелде. М.Мәһдиев. Бу гарьлекле «уен» күпмегә сузылган булыр иде. М.Галиев. Тагы күпмегә сузылган булыр иде икән бу халәт, белмим. Р.Мөхәммәдиев 3) Берәр нәрсәнең күп санда яисә микъдары зур булуын белдерә. Мәдрәсәдә укыганда да, бу повестьтагы кебек, йөз шәкертнең берсе булмаган, ул алардан әллә күпмегә күтәрелеп торган. Х.Сарьян. Менә шуннан инде ул ананың кайгысы күпмегә артуын үзең чамалап кара. Г.Байбурин |