КҮ’ПМЕ а. 1. 1) Предметларның яки затларның саны, микъдары турындагы сорауны белдерә. Әйттем мин сиңа, тырышма ул кадәр, бетермә үзеңне, дип... Безгә, карт белән карчыкка, күпме кирәк соң? С.Шәмси. Карале, кияү, синең Шайтан калаң астына күпме кеше сыя ала? М.Хәбибуллин. Аның бит әле ата-анасы, туган-тумачасы да бар дигәндәй, беләсеңме, күпме кешенең тынычлыгы качачак? Р.Мөхәммәдиев

2) сөйл. Вакыт турында: озакмы, никадәр, ничә сәгать? Ә Гатауллин күпме ята инде? Ф.Яруллин. Көтәм, көтәм. Күпме дисез, шулай көтәргә риза... Р.Мөхәммәдиев. Бу халәт күпме дәвам иткәндер – ул белми. Ф.Латыйфи

3) сөйл. Ни бәя, ни хак? Бу юлы инде берәүнең дә машинасын туктатып, аннан: «Күпме?» – дип сорарга башына килмәс. М.Маликова. [Сафура:] Бәяләрен күпме куярсың икән? Т.Гыйззәт // Акча турында: никадәр, ничә сум? – Хезмәт хаклары ничек соң? --- Күпме аласың шулай да? – дип, төпченүен дәвам итте ул һаман. Р.Мөхәммәдиев. Ул, Фәниярның шагыйрь икәнлеген белгәч, иң беренче итеп: «Күпме аласың? – дип сорады. – Пенсияң күпме?» Ф.Яруллин. Лениза акчаны янында кирәк кадәр генә йөртә иде. – Күпме бирим икән? – дип сорады. М.Маликова

2. рәв. мәгъ. 1) Гадәттә, тойгылы җөмләләр составында килеп, берәр нәрсәнең күп санда яисә микъдарда булуын белдерә. Киләчәктә казу эшләрен менә кайда җәелдереп җибәрәсе иде – борынгы кешеләр тормышына кагылышлы күпме яңа табылдыклар бүләк итә алыр иде бу урын! А.Сункишев. Рәхмәт сезгә! Күпме ашлыкны коткарып калдыгыз! Г.Сабитов. Үзләре авылда яшәп, бөтен гаиләсе белән производствода эшләгән, күпчелектә карт әнисе аркасында бәрәңге бакчасы белән мал-туарын тоткан акыллы крестьяннар күпме хәзер! Х.Сарьян // Әллә, менә, әнә кебек сүзләр янында килеп, алар ачыклаган сүзнең мәгънәсен тагын да көчәйтә төшә. [Госманов:] Йортыңда әллә күпме тиреләрең бар. Һ.Такташ // Сәхнәләрдә, нәкъ чын шикелле итеп, күпме үлдек, күпме терелдек? Р.Фәйзуллин. Шактый, бик күп; берничә мәртәбә. Шуны саклап кала алмаганына соңыннан күпме үкенде Әнсар. Х.Ибраһим

2) Билгесез вакытны белдерә: никадәр. Күпме йоклаганны белмим, безне уяттылар. Г.Исхакый. Күпме дәвам иткәндер бу хәл, тик бераздан гына ул үзенә төбәлгән бер пистолет, ике автомат көпшәсен күреп алды. Ә.Еники. Күпме йоклаганмындыр – белмим, кинәт кемдер мине төрткәли башлады. Ә.Айдар

3) Берәр нәрсәнең билгесез, чама белән әйткән микъдарын белдерә. Гадәттән тыш гади әйтә халык, ләкин шуңа күпме мәгънә, күпме тирәнлек, күпме моң салып әйтә. Г.Ахунов. «Акча кирәк булганда тартынма, миннән сора, күпме сорасаң да бирермен», – дип борчак сиптергән бәндә, баксаң, үзе --- кешеләрдән акча сыгып алучы икән... Ә.Нигъмәтуллина. Ул карлы кичләрнең кәгазьгә сыя алмаган күпме хатирәләре кем белән дә бүлешеп булмый торган сагынуга әйләнеп калгандыр... М.Галиев

3. бәйл. функ. Иярчен тәмамлык, иярчен күләм һәм аергыч җөмләләрдә мөнәсәбәтле сүзләр составында бер җөмләне икенче җөмләгә бәйли торган чара буларак кулланыла: Ләкин ишек төбендәгеләр, кулларына тигән савытта күпме шулпа бар, һәммәсен эчеп бетерергә тырыштылар. Г.Ибраһимов. Кем күпме укый, шулкадәр күп белә

Күпме дә булса Беркадәр; билгеле бер санда, микъдарда. Ләкин бу китапта күпме дә булса үзенең катнашы барлыгын ул берәүгә дә әйтмәде. Ә.Фәйзи. Күпме кирәк 1) Җитәрлек дәрәҗәдә, теләгәнчә; кирәк кадәр; 2) Бик нык, бик каты (кыйнау һ.б.). Ала да, колагыннан тотып, уңлап-суллап, күпме кирәк! А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә