КҮ’ПМӘГЪНӘЛЕЛЕК и. Күпмәгънәле булу, берничә мәгънәне эченә алу. Совет цензурасы шартларында --- укучыга чынлыкны җиткерү бурычы намуслы художниктан --- сайланган сүзләрнең кинаяле күпмәгънәлелеген, фикерне укучы күңелендә дәвам итәрлек тирән итеп салуны таләп итә иде. Р.Фәтхрахманов. --- хәзерге татар телендә бер үк сүзнең үзара бәйле булган берничә лексик мәгънә белдерә алу мөмкинлеге полисемия, күпмәгънәлелек --- дигән исемнәр белән атала. И.Бәширова. Сүзнең, төп мәгънә белән беррәттән, өстәмә мәгънәләргә ия булуы аның күпмәгънәлелеге дип атала. Хәзерге татар әдәби теле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә