КҮ’ПМӘГЪНӘЛЕ с. лингв. Күп мәгънәгә ия, берничә мәгънәсе булган. Татар лексикологиясе дәреслекләрендә сүзнең бермәгънәледән күпмәгънәле булып әверелү ысулларын аңлату, асылда, рус теле лексикология дәреслекләрендә язылган фикерләрне кабатлау нигезендә бара. И.Бәширова. Баш килеш --- – күпмәгънәле килеш һәм шактый еш туры объект мәгънәсен, иялек мөнәсәбәтен һ.б. мөнәсәбәтләрне белдерә ала. Татар теле морфологиясе. Омонимнарны күпмәгънәле сүзләр белән бутарга ярамый. Хәзерге татар әдәби теле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә