КҮПЛЕК и. 1) Күп булу; нәрсәнең дә булса саны бер генә булмау. Эшнең күплегеннән киленнең зарлануы да колакка кермәде. Г.Исхакый. Хәер, эш китапның күплегендәмени: түшәме биек булып та, өйрәсе сыек булмактан ни файда!.. Х.Сарьян. Бүген ул үзенә игътибарлы карашлар артык күплектәнме, эчтән балкып киткән. М.Галиев 2) Нәрсәнең дә булса муллыгы, микъдар ягыннан күп булуы, ишлелеге. Каберләр өстендәге мәрмәр истәлек һәйкәлләр, кемнеңдер кемгәдер якын мөнәсәбәте төсендә, акчасы күплектән генә куелганлыгын кычкырып тормый ---. Ш.Рәкыйпов. Арал суының аеруча үтә күренмәле булуы һәм анда кислородның чагыштырмача күплеге әнә шуннан килә икән. А.Муранов 3) лингв. Предмет һәм күренешләрнең ике яки аннан артык булуын белдергән грамматик категория. Ә бүген минем әйтәсе сүз башка: язучыларыбыз нигәдер күплек кушымчасы белән артык мавыга башладылар. Х.Сарьян. – Сөйләгез, сөйлә, мин шаяртам гына, – диде Хәлимов та җитдиләнеп. – Сез, – ул беренче тапкыр шулай күплек санда аңа дәште, – моны ничек бәялисез? Р.Айзатуллин. – Өч прәннек бирегез тагын, – дидем, аныңча күплек санда эндәшеп. М.Галиев |