КҮПЛӘП рәв. 1) Бик күп санда яки бик күп микъдарда. Әмма мине иң борчыганы: Барлас матур-матур сүзләрне, тәгъбирләрне күпләп исраф итә. Х.Сарьян. --- китаплар икенче көнне шкафтан юкка чыктылар. Моның абыйсы эше икәнен белгәнгә, үч итеп, тагын күпләп алып кайтты. Ф.Яруллин. Татарлар күпләп яши торган төбәктә торганнар алар. Ә.Моталлапов

2) махс. Зур партияләр белән, күп микъдарда, күмәртәләп (товарларны алу һәм сату тур.). Сәүдәне белә Казан халкы! Рекламалары кычкырып тора, ихтыярсыз кесәңне капшарсың. Күпләп кызыл мал сәүдәсе... Г.Әпсәләмов. Шәвәлиев колхоз-совхозлардан күпләп ит алучы җитәкчеләрнең исемлеген Вафинның алдына китереп салды. Ф.Садриев. Тик менә яшергән җирдән игенне базарга ничек апчыгарга, шуңа һич акылым җитми, каян табаргадыр күпләп сатып алучыны? Х.Сафина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә