КҮ’ПКЫРЛЫ с. 1) махс. Берничә кыры (ягы) булган, берничә кырдан (яктан) торган. Күпкырлы игәү. Күпкырлы геометрик фигура

2) Бер ноктада кисешүче берничә яссылык тарафыннан барлыкка китерелгән. Әгәр күпкырлы почмакның барлык кырларын яссылык белән кистерсәк, кисемдә күппочмак килеп чыга. Геометрия

3) күч. Күп төрле тармакларга караган, күп төрле якларны үзенә алган, төрле үзенчәлекләре булган. Сез – һәркайда кирәк кеше, кабул итәрләр. Күпкырлы талант иясе өстенә шагыйрь дә икәнсез әле... Ә.Моталлапов. Эх! Нигә мин шундый күпкырлы икән?.. Җ.Фәйзи. Бер сүз белән әйткәндә, күпкырлы сәләтле кеше иде. М.Зәкәриева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә