КҮПКӘ рәв. сөйл. 1) Озак вакытка, озакка. Монда үткән бер матур көн Онытылмас күпкә кадәр. Ш.Маннур. Акча күпкә җитмәү 2) Шактый. Мондый шартлаткыч эшне дә күпкә ансатлаштыра, куркынычсызрак та. М.Маликова. Шундый бер кызыклы закончалык та мәгълүм булган: иске китаплар хәзергеләреннән күпкә яхшырак саклана. Мәдәни җомга |