КҮПЕРЧЕК и. 1) кеч. форм. к. күпер (1, 2, 3, 7 мәгъ.). Ул җен ачуы белән мәетнең казналыгын вата-җимерә, алтын тешләрне, металл күперчеге белән йолкып алып, кабер өстендә торган Ромага бирде. З.Фәйзуллин

2) Корабльләрдә, кайбер машиналарда күзәтү, идарә итү өчен мәйданчык. Капитан, күперчекнең сул як канатына чыгып, пароходны тотып торучы бауларга күз салды. М.Юныс. Фәргать --- төзелешкә җиткәч, кран юлы шпалларына басып барды-барды да --- кран күперчегенә күтәрелде ---. Н.Хәсәнов. Әти биек комбайн күперчегендә штурвал тотып бара. М.Галиев

3) спорт Сикерү басмасы, трамплин. Суга сикерү күперчеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә