КҮПЕРҮ ф. 1) Күбекләнеп күтәрелү, кабару. Менә тагаракка сыймыйча ак күбекләр күперә. Г.Әпсәләмов 2) Әчүдән күләме зураю, кабарып чыгу, күтәрелү (камыр, катык һ.б.). Иртәнге якта йокыдан уянып, хатын да, ир дә рәхәтләнеп тыңлап ята, мич башына куелган күәс чиләгендәге камыр сулыш ала, яши, күперә. М.Мәһдиев 3) Нәрсәнең дә булса туглаганнан күләме арту. Пешкән әзер массага элек сөзеп куелган мүк җиләге салып, куе күбеккә әйләнгәнче туглагыч белән күпертергә, масса күпереп ике өлеш арткач, аны вазаларга салырга ---. Йорт эшләре. Каймакка шикәр оны салып, күпергәнче тугларга. Тәмле тамак 4) Көпшәкләнү; кабарып йомшару. Вак соры яңгырдан җир туя, күперә. М.Мәһдиев 5) Пешкән вакытта кабару, кабарган хәлгә килү (ипи, коймак һ.б. тур.). Ул арада таба ипие күпереп пешә дә башлый ---. Ф.Яруллин. Коймак пешергәндә, күмернең кирәге дә юк, коймак матур булып күпереп пешсен өчен, өстән ялкын гына кирәк. М.Мәһдиев. Чигелгән ак ашъяулык өстендә ---, күпереп пешкән ап-ак икмәк, майда пешерелгән чәй токмачы ---. Р.Мөхәммәдиев 6) сөйл. Тулылану, симерү, тазару. Ни өчен берәүләр корсак киерәләр, кабаралар, күперәләр дә, ни сәбәпле икенчеләр ачлыктан каталар, үләләр? Г.Тукай. Гарәфи абзыйның маңгай өстендәге чәче коелып беткән булса да, яңаклары бодай кабартмасы кебек күпереп тора. Г.Әпсәләмов 7) Кабару, кабарып тору. Безнең йорт каршысындагы урам ялт итеп себерелгән булыр, анда куе яшел чирәм, хәтта --- хәтфәдәй күпергән алма үләне, бәпкә үләне үскән булыр. Г.Ахунов. Лесниковның чигәләре күперде, күз аллары томаланды, ---. С.Шәрипов. Чүпрәле камыр ризыклары яки составында чүпрә булган эчемлекләр куллану да эч күперүгә китерә. Ирек мәйданы 8) Йоннарын кабарту, тырпайту. Кайсы чакта күперсә дә, тиз шиңә бит теге, ишегалдындагы ата күркә. Г.Тукай 9) Нәрсәнең дә булса (кием, җилкән һ.б.ш.ның) җилдән кабаруы. Көннәрнең берендә базар халкы Кари әфәндене велосипедка атланган хәлдә күрделәр: аның зәңгәр җөббәсенең киң җиңнәре җил белән күпергәннәр. Ф.Әмирхан 10) Шешү, ялкынсыну. Моңа әллә ничә төштән каршы тавыш бирделәр: – Суык тиюе бар. – Ютәл эләктермәгәе. – Үпкәсе күпермәсме соң? Ә.Гаффар 11) күч. Арту, зураю (гайбәт, хәбәр, начар сүз һ.б.). Имеш-мимешләр торган саен күперде, әллә кайчан хәтердән төшкән сүзләр яңадан калкып чыкты. А.Тимергалин // Арту, күбәю. Кеше баеды, кесәдә акча күперә, ә ул һаман шул – ахмак. Р.Зәйдулла. Винтер укуыннан туктый, уйлары янә күперә ---. А.Мифтахетдинов 12) күпереп рәв. мәгъ. сөйл. к. күперелеп. Ызан буйларында күпереп үскән чәчәктәй, юл тулы халык ---. Х.Сарьян. Урманнар түбәндәрәк башлана, ә күл буендагы болыннарда, затлы келәм сыман, сусыл яшел үлән күпереп үсә. А.Муранов Күперә бару Торган саен ныграк күперү. Гайбәт, күпергәннән-күперә барып, бистәгә бик тиз таралып өлгерде. Г.Гобәй Күперә тору Күперүне дәвам итү. Баш күперә тора, бераздан мич башындагы җилпучта он да җылына ---. М.Мәһдиев Күперә төшү Бераз, беркадәр күперү Күпереп китү Ниндидер сәбәпләр аркасында кинәт күперү. Бер атна эчендә танымаслык булып көрәйде үзе [эт]. Йоннары күпереп китте. Г.Сабитов Күпереп тору Күпергән хәлдә булу. Ул йон чистартылган, язылган була, шуңа күрә күпереп, таралып тора. Х.Сарьян. Бервакыт, иренең пинжәген чистартканда, күпереп торган кесәсенә ялгыш кулы тиеп китмәсә, һаман аны-моны искәрми яшәр иде бәлки. Ф.Яруллин. Алар да җырлый: чип-чиста туннарын --- сандыктан чыгарганнар, --- муеннарда сарык йоныннан бәйләнгән, кичә генә мунчада юып киптерелгән, күпереп торган ак күбек шарфлар ---. М.Мәһдиев Күпереп чыгу Тәмам күперү. Яңагым сизелерлек күпереп чыккан, шешкәне күземә үк күренеп тора ---. Г.Сәгыйров |