КҮПЕРТҮ ф. 1) Чи йомырка, йомшак камыр һ.б.ш. нәрсәләрне туглый-туглый күбеккә әйләндереп кабарту. Йомырка агын тәмам күбек хәленә килгәнче туглагыч белән күпертергә, --- шуңа шикәр оны яки шикәр комы салырга. Йорт эшләре. Помадка йомырка агын күбекләнгәнче күпертеп һәм аны чикләвек, шикәр пудрасы белән туглап ясала. Тәмле тамак

2) Күбекләндерү. Ишектән Хәмзә килеп чыга, башын тәмам сабын белән күперткән. Г.Камал. Зур-зур дулкыннар, ак кикрикләрен күпертеп, бер-бер артлы йөгерешеп киләләр ---. Г.Сабитов

3) Көпшәкләндерү, көпшәк хәлгә китерү; кабарту (туфракны һ.б.ш.ларны). Яңгырый мотор җырлары, Күпертә җирне сабан. З.Мансур

4) Кабарту, кабарынкы хәлгә китерү. Сәгыйдә --- түшәкне кабартты, ястыкны күпертте, --- юрганны ачты ---. Г.Исхакый. --- бүлмә тактасы буенда күпертеп, пөхтәләп җыештырылган иске генә тимер карават. Ә.Еники

5) күч. Бәяләрне кирәгеннән артык күтәрү. Үз товарларын күпертелгән бәяләр белән саткан монополияләр шул ук вакытта крестьян хуҗалыкларыннан продуктларны чиктән тыш түбән бәяләр --- [белән] сатып алалар. Политэкономия

6) Арттыру, күбәйтү. Зур авызын ачып, йомшак йонлы канатларын җәеп азапланган кошчыкның кыяфәте күңелдәге шомны тагын да күпертте. М.Маликова. – Чыннан да, егетләр, артыграк күпертү китте бездә. – Барысын да ал да гөл итеп күрсәтергә бик ярата башладылар. Р.Төхфәтуллин

7) күч. Берәр хәлне, күренешне чынбарлыктагыдан арттырып, чамадан тыш зур итеп күрсәтү. Сүзләрендә шактый гына күпертү булса да, рәсемдә, чынлап та, Гыйлемхан сипләгән җыйнак кына, гадәти генә авыл өе иде. Р.Мөхәммәдиев. --- юклы-барлы уңышларны күпертеп язылган докладтан соң, күңел ачу өлеше башланды. С.Шәрипов. Дамирә күперткән: монда шаһинә дә, шаһ та юк, монда һәммәсе дә – гап-гади артист. Н.Гыйматдинова

Күпертә төшү Бераз, беркадәр күпертү

Күпертеп алу Тиз арада күпертү. [Әнисә] Җиләкнең татлысын гына җыя, газда күпертеп кенә ала. М.Маликова

Күпертеп җибәрү Тагын да ныграк күпертү. – Хатын, ни булды сиңа, ник җенләнәсең? – дип, кабарган ачуын тагын да күпертеп җибәрде. З.Кадыйрова

Күпертеп кую Күпергән хәлгә китерү. Фәридә күпертеп куйган чал чәчле башын иеп уйга калды. М.Маликова

Күпертеп тору Күпергән хәлдә тоту

Күпертеп чыгу Берәм-берәм, һәрберсен аерым-аерым күпертү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә