КҮПЕРТМӘ и. 1) Хатын-кыз күлмәге һәм алъяпкычының иңбашларына бөрдереп тегеп куелган, канатсыман булып күпереп торган тукыма кисәге, бизәк. Ызан буйларында күпереп үскән чәчәктәй, юл тулы халык: җиңел чабаталы, бәбәй итәкле апалар, күпертмә иңсәле күлмәк кигән кызлар ---. Х.Сарьян

2) Хатын-кызларның гәүдә төзелешен тулырак күрсәтү өчен, эчке киемгә өстәп тегелгән эшләнмә. Тормышлары бик үк мулдан булмаса да, кызый матур булып тулды, башка кызлар куеп йөри торган ясалма мамык күпертмәләр бер җиренә дә кирәк булмады. М.Мәһдиев

3) Хатын-кыз күлмәгендә челтәрдән яки җиңел тукыма кисәгеннән ясалган бөрмә

4) Куе итеп тугланган төче камырдан, табага салып, мичтә пешерелә торган азык

2. с. мәгъ. 1) Күпереп торган, кабарып торган, кабарынкы. Бу озын торыклы, күпертмә савырлы атлар аңа бик тә, бик тә таныш иде. Р.Зәйдулла

2) Күпертелгән, арттырылган. Атласов белән икесе каяндыр алган күпертмә санны [аның] йөкләмә итеп күрсәтүе Садыйковны тетрәтеп җибәрде. С.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә